«Ватаным Татарстан» газетасында сөенечле яңалык бар.
Безнең газета гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирына багышланган "Келәм һәм каләм бердәмлеге" дигән тәүге китап дөнья күрде. Мөхәррире – Илназ Фазуллин.
Китапта турнир турында төрле елларда төрле матбугат чараларында басылган язмалар, кызыклы фактлар һәм истәлекле фотолар урын алган.
Исегезгә төшереп үтәбез, Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры 12-14 февральдә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узачак. Быелгы көрәш бәйрәме берьюлы өч истәлекле датага: Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.



