Ак халатлы кешеләрнең хезмәте — бәяләп бетергесез. Язмамның герое да иң катлаулы һөнәр иясе. Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан Резеда АКЧУРИНА 5 ел Казанда хирург булып эшли.
— Резеда, бик җаваплы һөнәр сайлагансың. Табиб булу хыялың идеме, яки кемдер этәргеч бирдеме?
— 2014-2020 елларда Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегендә укыдым. Ә хирург булу зур хыялым иде. Тик ординатураның «бюджет урын»ына керә алмагач, укуымны дәвам итеп булмады. Педиатр булып урнаштым. «Дөрес юл сайладыммы-юкмы» дип уйлар өчен вакыт җитәрлек булды. Бер көнне, дежур торганда, эчем авырта башлады. Үз-үземә диагноз куеп, сменамны эшләп бетердем дә, «ашыгыч хирургия» бүлегенә киттем. Кердем дә, «минем аппендицит» дидем. Ялгышмаганмын. Икенче көнне операциядән соң палатага кергән профессорны, ординаторларны күреп сокландым. Минем дә алар урынында буласым килде. Озакка сузмадым, анатомияне, хирургияне ныклап өйрәнә башладым. Буш вакыт булу белән, экзаменнарга әзерләндем. Тырышуым юкка булмады — бюджет урынга эләктем бит! Хирургия буенча укырга кердем. Бу һөнәрнең ни кадәр авыр икәнен укый башлагач кына аңладым.
— Якыннарың ничек кабул итте?
— Әти-әни икесе дә ветеринарлар. Алар каршы төшмәде. Туганнарым «врач — авыр һөнәр, буш вакытың да булмаячак» дип кисәттеләр. Хирург буласымны белгәч, гомумән, үгетли башладылар. Әмма алар сүзенә карамадым, теләгем көчле иде. Күңелем кушканча эшләдем.
Бәләкәй вакытта да инәләр, шприцлар белән, гел врач булып уйнадым. Йомшак уенчыкларга, курчакларга укол ясый идём. Хәтта, телевизорга да укол ясаганым булды, анда ток сукты әле мине (көлә). Мәктәптә укыганда, сочинениеләрдә дә гел «хирург, врач булам» дип яза идём.
— Өйрәнү авыр булгандыр?
— Укый башлаганда ук, «менә күрерсез, яхшы хирург булачакмын» дип әйтә идём (елмая). Эшкә җиңел кереп киттем. Беренче вакытта перевязкалардан башладым, хирургның ассистенты булдым. Дежур торганда да бик күп операцияләргә кердем. Тик, кыз кеше булгангамы, мине җитди кабул итмәделәр.
— Кәефең төштеме?
— Әлбәттә! Малайлар арасында 1 кыз идём. Укып бетергәч, тәҗрибәле врачлар үзләренә яшь белгечләрне ала, өйрәтә. Бергә укыган егетләрне алып бетерделәр, ә мин берүзем бүлмә уртасында калдым. Беләсезме, мине бер врач та үз канаты астына алырга теләмәде. Бөтенесе миңа карап, «пока йөреп тор, бу — синең вакытлы гына мавыгуың, хирург булмаячаксың» дип әйтте. Операцияләргә дә алмадылар. Бер хирургтан икенчесенә йөри-йөри, алар ясаган операцияләрне карый-карый, кирәкле тәҗрибәне кисәкләп тупладым.
— Үзеңә хирург «наставник»ны таптыңмы соң?
— Күпмедер вакыт узгач, олы яшьтәге тәҗрибәле бер хирург белән сөйләшеп, аралашып киттек. Мине үзе ясаган операцияләргә чакыра башлады. Беренче операция 4 сәгать барды. Ул кушканнарның бөтенесен дә төгәл эшләдем. Башка хирургларның миңа карата мөнәсәбәтләре үзгәрде, бүтән күзлектән карый башладылар. Чөнки алар янында эшләүче егетләр я сорап китәләр, яки сәбәп табып эшкә килмиләр. Ә мин больницада яшәдем дисәң дә була.
— Үзең ясаган беренче операцияне хәтерлисеңме?
— Төнге 3тә сукыр эчәгесенә операция ясадым. Юынып, киенеп, операция өстәле янына кереп баскач кына, хирург миңа «әйдә, син башлыйсың» дип әйтте. Башта, моңа ышанып бетә алмадым. Ординатураны укый башлаганыма 1 ай иде. Сер түгел, шундый аз вакытта операция ясауны һәркемгә дә ышанып тапшырмыйлар. Беренче көннәрне хирург итеп кабул итмәсәләр дә, группадашларым арасында иң беренче операция ясаучы мин булдым.
— Курыктыңмы?
— Курку хисе бар иде, тик аны күрсәтмәскә тырыштым. Кеше гомере, сәламәтлеге өчен җавап бирәсең бит. Ашыгу-кабалану да, артык хәрәкәтләр дә ярамый. Шунысы бар, хирург хезмәтендә беркайчан да кул алдан барырга тиеш түгел. Башта яхшылап уйлыйсың, аннары гына эшкә тотынасың. Әле бит анда сиңа күпме кеше карап тора: анестезиолог, медсестралар.
— Нинди операцияләр ясыйсың?
— КФУның медицина-санитария бүлегендә көндезге врач булып эшлим. Үз пациентларым, палаталарым бар. Күбрәк планга кергән операцияләр: грыжа белән бәйле, үт куыгы авырулары, сукыр эчәге, язва, перетонит. Ә дежур булганда, «ашыгыч хирургия»дә төрле очрак була. Нинди генә хәлдәге кешеләрне алып килмиләр.…
— Операциягә үзеңне ничек әзерлисең?
— Пациентны күз алдына китерәм. Эш барышын, бөтен нечкәлекләрен уйлыйм. Операция блогына кергәндә бөтен кирәкмәс уйларны, проблемаларны ишек артында калдырам. Дөрес, операция өстәлендә көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Өлешчә анастезия белән ясалган операцияләрдә пациент сине күреп, ишетеп ята. Шуңа да, авырлык килеп чыкса, сиздермәскә тырышам. Икеләнеп калсам, олырак яшьтәге тәҗрибәле хирургларга мөрәҗәгать итәм.
— Йокысыз төннәр синең өчен гадәти хәлдер инде?
— Дежур булсак, тәүлек буе аяк өстендә, йокламыйбыз. «Ашыгыч ярдәм» пациентларны бер-бер артлы алып килә. Секундында диагноз куеп, кешенең гомерен коткарып калырга кирәк. Операция уртача алганда 2-3 сәгать дәвам итә. Әле бит алар көненә берничә. Үзең дә операция ясыйсың, ассистент урынына да басасың. Иң озын операция 7 сәгать булды. Ординатурада укыганда 1 тәүлектә 11 операциядә булдым.
Хирургларның актив тормыш рәвеше инде (елмая). Операция блогына керәм, палаталарны карыйм, моргка да йөгерергә туры килә. Белемне гел яңартып торабыз.
— Пациентның гомере өзелсә, начар яңалыкны хәбәр итәргә дә туры киләме?
— Үлем хәбәрен туганнарына җиткерү — иң авыры. Аларның кайгыларын уртаклашасың. Әмма борчылуларыңны тышка чыгармыйсың, үз-үзеңне кулга аласың. Алар белән бергә елап утырган хирург, хирург түгел.
— Эшең сине үзгәрттеме?
— Оялу, курку хисем юкка чыкты. Җитезлек барлыкка килде. Үз-үземә ышаныч артты. Мин ир-егетләр коллективында эшлим. Өстәвенә, арада — иң яше. Хәтта палаталарымда да ир-егетләр генә. Алар янында җебеп торып булмый (елмая).
Эшем ялгышлыкны кичерми. Коллегаларым арасында төрле бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин. Андый вакытта үз фикеремне әйтеп, аны дәлилли белергә өйрәндем. Элекке Резеда һәм хәзергесе — икесе ике төрле кеше. Безнең эштә ихтыяр көченә ия булуың кирәк, башкача авырлыкларны җиңеп чыгып булмый.
— Бу юлны сайлаганга үкенмәдеңме?
— Укып бетергәч булгалады. Алар инде арыган, йокы туймаган вакытларда. Үлем хәлендә яткан пациентларның терелүен күреп, рәхмәт сүзләрен ишеткәч, «ничек шулай уйлый алдың, Резедә» дип үземне орышып та куям (елмая). Андый вакытта, күңелдә — горурлык хисләре. Безнең өлкәдә эшеңнең нәтиҗәсе шунда ук күренә.
— Шәхси тормышыңа вакыт каламы соң?
— Буш вакыт аз. Безнең эштә больничный, отпуск алу да авыр. Ялларыңны да планлаштырып булмый. Спорт, театр, концерт, киноларга әллә нигә бер вакыт табыла. Китаплар укырга тырышам. Алары да эшем белән бәйле (елмая). Ял көннәремдә дә больницага йөгерәм. Хирургия — ул тормыш рәвеше. Больница икенче өемә әйләнде инде, ә бәлки беренчеседер дә... Кияүгә чыгарга, үз гаиләңне булдырырга кирәк, дисәләр дә, ашыкмыйм. Туры килерлек кешесе дә юк әле.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Резеда!
Фотолар: шәхси архивтан



