Татарстанда 2026 елда 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Гадәттәгечә киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, капремонт программасына 61 мәктәп һәм 2 балалар йорты керә. Шулай ук 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге, 8 тулай торак ремонтланачак.

Бүгенгә 13 мәктәптә һәм бер балалар йортында капиталь ремонт эшләре 6%ка үтәлгән.

Азык-төлек блокларын ремонтлау Югары Ослан районында бер объектта башланган. Объектларның төп массасына җәйге каникуллар башлангач керешү планлаштырыла.

"Сәламәтлек саклау" тармагында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм өч республика программасы буенча 96 объектны ремонтлау планлаштырыла. Аларга 33 фельдшер-акушерлык пункты, 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты, 25 стационар керә.

ФАПларда ремонт планлаштырылган күләмнең 18%ы башкарылган. Эшләр 24 объектта алып барыла.

Алга таба — яшьләр сәясәте тармагы, анда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына керүче 23 объектны һәм 4 республика программасын ремонтлау планлаштырыла. Болар 8 балаларны савыктыру лагере, 3 яшүсмерләр клубы, 5 психологик-педагогик ярдәм бинасы, 7 яшьләр үзәге.

Шул ук вакытта балаларны савыктыру лагерьларында ремонт 39%ка башкарылган.

«Мәдәният» тармагында «Гаилә» илкүләм проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында 38 объектны ремонтлау планлаштырылган. Бу: 4 балалар сәнгать мәктәбе, 22 авыл мәдәният йорты, шулай ук 12 башка учреждение — 4 музей, 2 театр, 5 китапханә һәм бер ял итү үзәге.

Быел Спорт министрлыгы линиясе буенча бер дәүләт һәм бер республика программасы кысаларында 25 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча агымдагы елда бер республика программасы кысаларында 28 объект гамәлгә ашырыла.

«Экология» тармагында быел республика программасы кысаларында 25 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Берәр программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, шулай ук Юстиция министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак. Бу 7 урманчылык бинасын, 23 янгын сүндерү-коткару часте бинасын, 3 Эчке эшләр министрлыгы бинасын, 11 җәмәгать судьялары бинасын ремонтлау күздә тотыла.

Тагын өч программа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Болар: 4 ветеринария берләшмәсе бинасын, 3 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын һәм «РосСельхозЦентр» федераль учреждениесенең 3 бинасын ремонтлау.

Моннан тыш, башка республика программалары кысаларында 758 млн сумлык 76 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Болар: 15 башкарма комитет бинасы, 2 муниципаль архив, Росгвардия карамагындагы 7 бина, 32 хәрби комиссариат бинасы һәм 20 КФҮ.

Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел программага 42 муниципаль берәмлек җәлеп ителгән. Бу гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт.

Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме — 9 млрд 65 млн сум.

ТКХ Фонды тарафыннан электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган. Бүгенгә 293 күп фатирлы йортта подряд оешмасы билгеләнгән, 52 йорт буенча торг игълан ителгән.

Подряд оешмалары билгеләнгән 293 йортның 80ендә 5 муниципаль районда күп фатирлы йортта эшләр башланган. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла.

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
фьючерсы Хенераль-Сантос Минданао Фердинанд Маркос-младший Оксана Лут Мохсен Резаи режим прекращения огня рулетики Никос Христодулидис Средиземноморье глобальное финансирование Маршрут гонки Ралли Шёлковый путь Владимир Чагин финансовые трудности незаконно функционирующая майнинг-ферма Магомедшапи Шапиев Унцукульский район Дагэнерго Денис Глушаков смерть известного человека евродепутаты Сильная Армения Анна Фургал ДВФУ департамент спорта Университетская площадь Лето в Москве Пресненская набережная Новак Джо Хеффернан Толедо Огайо 79-й мотострелковый полк беспилотники R-18 войска Север упал самолет разбился самолет Арский район Эдуард Сперцян Заря над Неманом Миндаугас Синкявичюс Республика Беларусь проспект Победы Пиренейский полуостров Филипп Дробиняк Центр Мой бизнес Россия-Африка Абдель Фаттах ас-Сиси Антон Кобяков Флорентино Перес Хвича Кварацхелия украинские начинка pierogi ruskie русские вареники дроны на Ленобласть ответ Киеву атака на Петербург Андрей Сибига

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top