Чираттагы яллар, каникул һәм сәяхәтләр чоры җитүгә, мошенниклар халыкның ял, сәфәр, транспорт арендасы, өстәмә акча эшләү чыганагын табу кебек мәшәкатьләренә яраклаша башлый.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кырыгалдарлар туристлык агентлыклары, балалар лагерьлары һәм санаторийларның ялган сайтларын булдыра. Алар, отышлы бәядән юллама тәкъдим итеп, аванс түләүне сорый. Акча күчерелгәч, элемтәне өзеп куя.
Аферистлар шулай ук акча эшләү тәкъдиме белән белдерүләр урнаштыра. Эшкә алабыз, дигән булып, шәхси мәгълүматлар җибәрүне, аванс кертүне сорый һәм үзләренә кирәклесен кулга төшергәч, юк була.
Шулай ук аферистлар имтиханнар тапшыру һәм вузларга керүгә бәйле алдау ысулларын да куллана. Үзләрен уку йортлары хезмәткәрләре буларак таныштырып, СМС-хәбәр аша килгән кодны яки аккаунтлар мәгълүматларын кулга төшерү өчен, әйтик, имтихан нәтиҗәләрен тикшерүне тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Министрлык шикле сайтлар аша акча күчермәскә, СМС-хәбәр аша килгән кодларны, парольләрне, банк карталары мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә өнди. Моннан тыш сайтларның адресларын тикшерү, аренда сервисларының рәсми кушымталары аша гына QR-кодтан файдалану киңәш ителә.



