Ике канатлы тормыш: берсе сынгач...

Ике канатлы тормыш: берсе сынгач...

Гөлсинәнең сабырлыгына, күңеле еласа да үз-үзен тота алуына, гомумән, көчле булуына сокланмау мөмкин түгел.

Айратын уйламаган көне бармы икән аның? Нинди көн, сәгате бармы диген! Айраты яхшы кеше иде шул, әти урынына – әти, ир урынына ир була белде.

– Ул гади генә кеше түгел иде, анда чын ир-егетнең ныклыгы, намуслылыгы һәм бу тормышка тугрылыгы бар иде. Махсус хәрби операциягә китүе – үзенең гражданлык бурычын үтәве генә түгел, ә туган иленә булган хөрмәтен дә күрсәтте. Мин аның белән горурланам, аның батырлыгын һәрвакыт күңелемдә саклыйм. Айрат мине бервакытта да кыерсытырга ирек бирмәде, аның киң җилкәсе артына ышыкланып яшәдем. Саклады, яклады. Ә хәзер аннан башка бик авыр, – ди Гөлсинә Әсгатьҗанова. – Ичмасам, күңелем тәмам ташыган чагында кулыма алып аның тән, җан җылысын “тоярга” бер киеме дә калмады. Үзен – дошман снаряды юк итсә, ул кигән киемнәр янгында көлгә әйләнде.

Гөлсинәнең сабырлыгына, күңеле еласа да үз-үзен тота алуына, гомумән, көчле булуына сокланмау мөмкин түгел. “Башкача булмый да, чөнки балаларым терәк һәм ышаныч дип, миңа карап торалар, – ди ул. – Алар алдында йомшаклык күрсәтсәм, яшәве авыр булачак, алай дисәм, әйткәнемчә, болай да авыр инде...”

Моннан 36 ел элек Кукмарада таныша алар. Малмыж районының Ак Юл авылында туып, бу авыл таркалгач, әти-әнисе, туганнары белән Красная Поляна поселогына килеп төпләнгән Гөлсинә, 15 яшендә Кукмарадагы ГПТУга тегүчелеккә укырга килә. Айратның исә 17 яшьлек чагы. Бер ел матур итеп очрашып йөргәч, егет армия сафларына алына. Аннан кайтуга, 1992нең 31 декабрендә, ягъни Яңа ел кичендә, алар гаилә кора.

– Айрат киез итек-киез комбинатында да эшләде, шабашкада да хезмәт куйды, соңыннан Себергә вахта белән барып-кайтып йөрде. Мин исә киез итек-киез комбинатының пар белән эшләү цехында хезмәт куйдым, әбиләр дә карадым. Махсус хәрби операция башлангач, октябрь аеның бер көнендә: “Гөлсинә, мине хәрби комиссариатка чакыралар, барып кайтыйм әле”, – диде. Каршы килмәдем. Озак та үтми, мине алалар дип, кулына повестка тотып кайтып керде. Ничек инде алай, синең яшең дә бар, берничә айдан 50ең тула бит, дидем. Менә шулай инде, чакырдылар, дип җавап бирде Айрат. Мин беренче мәлдә аңламадым, чөнки алар Казандагы полигоннан кайтып-китеп йөрделәр. Ә инде 50 яшен Айрат яу кырында каршылады. Апрель аенда туган көнем иде, нәкъ шул вакытта ялга кайткач: “Гөлсинә, мин махсус хәрби операциягә бармыйча да кала ала идём. Мобилизацияләнеп, шул ук вакытта ирекле рәвештә дә киттем бит мин”, – диде. Аның батыр йөрәкле булуын гомер буе күреп, тоеп яшәгән идём инде, бу сүзләреннән соң тагын да инандым, күңелемә бик тирән үтеп керде. Айратның китүе безнең гаиләгә дә зур сынау булды, һәр көнне аның исеме белән янәшә йөргән уйлар, борчулар белән яшәдем. Әмма шул ук вакытта аның кыюлыгы миңа яшәү көче бирде. Догада булып, исән-сау кайтуын көттем. Ул чакта безнең өчен иң мөһиме – бер-беребезгә ышану һәм сабырлык иде, – диде Гөлсинә.

Гөлсинә Мариуполь ягына, Айрат янына да барып кайта. 2023 елның ноябрь ахыры була бу. Куркыныч, йөрмә, балаларың бар бит, дигән сүзләргә колак салмыйча, бер атналык юлга кузгала ул.

– Мин килгәч, Айратка ике көнлек ял бирделәр. Аннан “буш” кеше булып кайттым, күкрәгемдә ничектер зур тишек барлыкка килгән кебек иде, – ди Гөлсинә. – Айратның күңеле сизгәндер инде, мәңгелеккә хушлашкан шикелле, нәрсәләр эшләргә кирәклеген васыять итеп әйтеп калдырды. Соңгы тапкыр эндәшүе, каршымда басып торуы күз алдымнан китми. Ярый барганмын әле дим. 7 декабрьдә шалтыратып, безне алгы сызыкка кертәләр диде, башка сүз әйтә алмады. Ә инде яңадан, икенче көнне кат-кат шалтыратты ул. Трубканы алам, эндәшәм, аның белән сөйләшә алмыйм, элемтә өзелә. Бик өзгәләндем шул чакта. Бу аның соңгы шалтыратуы иде...

2024 елның 8 гыйнварында, ягъни бер ай үткәч, Айратның исән икәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Ә инде 17сендә аның алгы сызыкта һәлак булганлыгы ишетелә. Айратка нәкъ 51 яшь туласы көннәр була бу.

– Эзли башлагач та, мошенникларга эләктем. Ул әсирлектә, акча кирәк, диделәр. Ярый ла мин 7 мең сум гына күчереп калдым, – дип сүзен дәвам итте Гөлсинә. – Психологик яктан нык басым ясыйлар. Үзвакытында күзем ачылды. Андый чакта беркемне күрмисең, ишетмисең икән, күңелдә бер генә уй – әсирлектән коткарырга! Айрат белән бергә илебезне саклаган Рөстәм исемле татар малае белән аралаша башладым. Чынлап та әсирлектәме әллә ул, дип сорадым. “Апа, мин әлегә хәрби заданиедә, чыккач, замполиттан белешәм, әмма кемгә-кемгә, ә менә “Әсгать” абыйның (позывное – авт.) шундый куркусыз, батыр кешенең, әсирлеккә эләгүенә ышанмыйм”, – диде. Ул үзе дә, Рөстәмне якын итеп, улым дип йөртте. Ә замполит Айратның чынлап та үлемен раслап, әлегә гәүдәсе табылмавын әйткән.

Айратның гәүдәсен 9 ай буе эзли Гөлсинә. Ростов якларына алты тапкыр бара. Берсендә юлга кузгалыр алдыннан мәрхүм әбисе төшенә керә. Әбисе аны янына чакырып утыртып, бөтен тормыш юлын, Айрат белән ничек яшәгәннәрен, балалары, оныгы турында сөйли һәм, җилкәсеннән сыйпап, кызым, елама, Айрат минем янда, ди.

– Бер сәгать ярым вакыт узгандыр, замполит шалтыратып, Айратның гәүдәсе табылганын әйтте. Айрат бит намаз укый иде, барлык язуларын (нашивка) гарәпчә язган булган. Жетоны, шушы язулары аша аның Айрат икәнен ачыклаганнар, мин дә видеоэлемтә аша иремнең гәүдәсен таныдым. 10 көннән соң әтиебезне алып кайттылар. 2024 елның 13 октябрендә ул Кукмарадагы Дан аллеясына җирләнде, – ди, күз яшьләре аша Гөлсинә.

Ә алты ай үтүгә, Гөлсинәгә тагын бик зур хәсрәт килә. Арпаяз авылындагы өйләрендә, ут чыбыгыннан янгын чыгып, өйләре көлгә әверелә. Шул вакытта улы Руслан, берникадәр күләмдә тән җәрәхәтләре алып, район дәваханәсендә дәваланып чыга.

– Бөтен тормышыбыз ул өй белән бәйле иде. Кукмарадагы фатирда еш булмадым. Авылны яраттым, халкы да әйбәт иде, Айратка гуманитар ярдәм белән дә бик булыштылар, күбрәк анда яшәдем. Авылдагы өйдә күп нәрсәбез саклана иде. Мин анда итек түшәдем, улым Руслан үзмәшгуль булып теркәлде. Фатирдан Айратның киемнәрен дә анда алып кайттык. Истәлек булсын дип, рюкзагын, медаль һәм аның бүләкләрен сандыкта саклый идек. Барысы да юкка чыкты. Менә шушы фоторәсеме һәм Батырлык ордены гына фатирыбызда сакланып калды, – ди Гөлсинә. – Бер канат сынса, бик авыр ул. Без бит бербөтен идек. Юклык заманында гаилә корып, өч бала үстердек. Тулай торакта яшәдек, өй алдык, аны бу фатир белән алыштырдык. Хәзер инде икенче канатны мин балалардан “җыям”. Бәлки тулысынча җыеп бетергәч, миңа җиңелрәк булыр. Балаларым, оныкларым янәшәмдә булсалар да, Айратны бик сагынам. Кайтып керсен иде, дим. Ул вахтага ярты елга китә иде бит, аның юклыгына ияләнә идём. Кабере монда булса да, аны вахтада дип уйлыйм. Балалар да үзләрен шулай тынычландыра: “Әти вахтада гына ул, әти кайтачак”, – диләр…

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Миддлберийский институт Bapco Energies patriot Рыльск Александр Хинштейн Смородино атака дрона Гладков кубок Испании Камп Ноу электровелосипедист Бастрыкин Додик Мурманская область смерть композитора приволжский район казани Тепломагистраль ДГК Железнодорожный район Сергей Кравчук Джордж Пападопулос атомная подлодка энергоносители Фэрфорд B-1B Lancer JDAM NOC Пьерфранческо Демилито Arctic Metagaz газохранилища Дан Йоргенсен война иран вадим мингалёв Иванушки International Кирилл Туриченко обстановка у Купянска освобождение Харькова Анатолий Матвийчук Спартак-Москва МИД России Натанз Татьяна Голикова Кирилл Дмитриев Василий Прозоров Латинская Америка наемники страховые пенсии Московская хоральная синагога Китай-город Степан Хаузер Калинка Балтии Национальное статистическое управление финансовый год железнодорожная станция Кондакопшино Пушкинский районный суд мирное соглашение международные продавцы антикомпетентные комиссии Эдуард Якупов

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top