«Синең дулкын» солянкасы: Эстрада кемнәр кулына күчә?

«Синең дулкын» солянкасы: Эстрада кемнәр кулына күчә?

«Синең дулкын» солянкасы: Эстрада кемнәр кулына күчә?

«Барс медиа» компаниясе әледән-әле төрле яңа проектлар ясаштырып тора. Шундыйларның берсе – «Синең дулкын» дигән яңа төр татарча солянка булды. Бу яшь артистлар солянкасы иде. Ул «Сәйдәш» концертлар залында үтте. Берникадәр мәдәни күзәтүче һәм сәхнә арты серләрен ачучы ролендә Юлай Низаев та монда эшләп кайтты.

Яшерен-батырын түгел, соңгы арада солянка концертлары бигрәк күбәеп китте шикелле. Концерт заллары яныннан үткәндә дә төрле-төрле афишаларның кайсына карарга белмисең. Бу юлы да «ничарадан бичара» концертмы икән, дип кенә барган идём. Ә юк, бу чын-чыннан талантлы яшьләрне халыкка күрсәтү булды. Әйдәгез, башлыйк.

Шоу-программаны Байбулат, Олеся Лесная һәм Рәдиф Әхмәдиев алып барды. Әйе, сәхнә артларын төшереп йөри-йөри, артистлар белән интервьюлар эшли-эшли блогер Олеся Лесная да сәхнәгә менеп җитте. Инде аның камерасына мин дә күп эләктем. Үҗәтлек үрнәге инде үзе. Хәзер концертларга ир-атлар күбрәк йөри башлар, мөгаен. Берәр ир-аттан: «Кемнәр чыгыш ясады?» – дип сорасаң, әле искә төшермәскә дә мөмкиннәр, ә менә: «Олеся нинди күлмәктән иде?» – дип сорасаң… Ә Олесяны яңа роле белән котлыйсы гына кала.

Әллә ни «билдән түбән» анекдот ише кирәккән-кирәкмәгән әйберләр яңгырамады. Андый әйбер булыр, дигән шикләр бар иде алдан, дөресен әйткәндә. Алып баручылар төп игътибарны сәхнә түренә чыккан җырчыларны игълан итүгә, алар белән таныштыруга юнәлтте.

Бүген, яңа проект кысаларында, сәхнәдә бары тик яшь йолдызлар, яшь эстрада җырчылары чыгыш ясый. Алай гына да түгел сәхнә түрендә дә яшь алып баручылар, – дип искәртеп куйдылар алып баручылар концерт тамашасының башында ук.

Яшь артистлар кемнәр соң инде алар?

Бу кичне «Сәйдәш» сәхнәсенә барлыгы ике дистәдән артык җырчы чыкты. Һәм анда чыннан да яше дә, күңеле белән яше дә бар иде дияргә була. Концерт ике бүлектән торды. Һәм аның һәр бүлегендә 17 җыр башкарылды. Беренче булып «MINGAZOV» кавер-төркеме «Тала, тала», «Килдем сиңа» җырларын башкарды. Элек исемнәре бик киң аудиториягә яңгырамаган Миләүшә Сафина, Дамин, Искәндәр Вәлиев, Самат Нәбиуллин, Миләш тә өметле җырчылар исемлегенә кергән булып чыкты. Ә калганнары инде күпкә таныш исемнәр иде: Зәринә Асылкаева, Алинә Давыдова, Зәринә Хәсәншина, Илдус Садыйков, Игорь Дмитриев Илшат Сафин, Байбулат, «Ямьле» төркеме, Айдар Рәкыйпов, Лилиана Ирназарова, Дәүлән, Вилли...

Бу җырчылар арасында Ирназарованы күрү миңа сәер тоелды, чөнки ул ничектер «Туган тел» телеканалы үзәгендә кайнаучы җырчы буларак күзаллана иде.

Шуннан гаять бик аз вакыт эчендә популярлык казанган да, авыл блогерыннан шәһәр егетенә әверелгән Равил Закиров турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Афәрин егет бер караганда. Кызганыч, чыгышын тыңлый алмадым, сәхнә арты серләрен чүпләп, «чукып» йөри идём. Ул «Чуалган язмыш»ын башкарды. Һөнәри музыка белеме булмаса да, яшьләр ярата бит аны. Күптән түгел, бер татарча дискотекада хәтта Салават Фәтхетдинов белән беррәттән диярлек, эстрада мэтрыннан соң Равил чыгыш ясады. Кызлар ярата аны. Әллә җырларын яраталар, әллә перспективалы буйдак, дип саныйлар!

Өч сәгать дәвамында барган тамашаның ахырында Илмира Нәгыймова хитка әверелгән җырлары белән чыкты. Концертларны йомгаклаганда, гадәттә, бик популяр артистны куялар бит инде. Яшьләр концертын «почетлы» йомгаклау Нәгыймовага эләккән.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу концертка дип махсус яңа аранжировкалар да яздырылган.

Социаль челтәрдә «Татарча солянка» сәхифәсендә Лиана Хәйруллина исә болай яза: «Тарихка күз салсак, XIX гасыр башында «Шәрык» клубы булган. Әлеге клубта мәдәният һәм сәнгать белән бәйле чаралар һәм кичәләр үткән. «Синең дулкын» концерты да татар яшьләре җыела торган бер урын булсын иде. Оештыручылар яшь тамашачылар бүген тыңлаган җырчыларны чакырган», – дигән. «Шәрык» дигәннән, Камал театры каршында мондый клуб әле дә эшен дәвам итә. Бәлки, белмиләрдер, диюем иде.

Тамашачыларга килгәндә, залда күпчелек тәртипле яшьләр, яшь парлар иде. Уйламаган идём алай булыр дип, чөнки концертларга күпчелек өлкән буын йөри төсле. Үзем, гомумән, эш буенча гына йөрештерсәм дә, анда шундый тенденция күзәтәм.

Татарча солянкаларның да җайлап кына яңа сыйфатка күтәрелеп баруы һәм алар яшь җырчыларны танытуга йөх тотулары бик матур күренеш, дип саныйм. Ә сәхнә артында күргәннәремне, төшергәннәремне социаль челтәрләрдә «Интертат»ның сәхифәләрендә күре алырсыз, дип ышандырам.

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
командир экипажа пожарная машина Ла-Гуардиа Монреаль фонд Защитники Отечества Хосе Мануэль Фелисес рак поджелудочной железы иммунная система рак толстой кишки Каменско-Днепровский муниципальный округ Фома зеркала РПЦ Конвенция ООН ОВиК врач-стоматолог Авито Работа Улан Ниязбеков Камчыбек Ташиев средневековая Русь Иезекииль ветхозаветные пророчества Татищев исторические анахронизмы текстология суета сует предсмертная речь Владимирский князь библейские параллели Екклесиаст Константин Всеволодович история удивляет Олег Грищенко экстремизм и терроризм ишемическая кардиомиопатия министерство здравоохранения Подмосковья трансплантация сердца кардиохирургия МОНИКИ прослушивание Денис Кусков умная колонка поиск экстремистских материалов противодействие экстремистской деятельности Руспродсоюз баллистические ракеты Эр-Рияд штат Миссури Джо Кент остров Харк Национальная разведка США Миддлберийский институт Bapco Energies patriot Рыльск Александр Хинштейн Смородино атака дрона Гладков кубок Испании

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top