«Дәвамы бар...»: Тукай премиясенә әле бер ай бар, Лилия Гыйбадуллина медаль алып куйды

«Дәвамы бар...»: Тукай премиясенә әле бер ай бар, Лилия Гыйбадуллина медаль алып куйды

«Дәвамы бар...»: Тукай премиясенә әле бер ай бар, Лилия Гыйбадуллина медаль алып куйды

Ул иртәдә Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге чыкты һәм алар арасында татар әдәбиятының якты киләчәгенә өмет биргән шагыйрә Лилия Гыйбадуллина исеме дә бар иде. Кич белән инде Камал театрының Көнчыгыш залында Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар...» дип аталган шигъри-музыкаль кичәсенә җыелдык.

Лилиянең шигырь кичәсендә татар зыялылары «тулы комплектта» иде – Казаннарга өстәлеп, залны Чаллылар һәм Актанышлар да бизәгәде. Кыскасы, күптән күрмәгән кешеләрне күреп, кочаклашудан баш чыкмады. Әйләнмәле түгәрәк сәхнә тирәли утырыштык – зал шыгырдап тулды. Шыгырдап дигәннән, болай да яхшы акустика белән мактана алмаган зал чәчәк төргәкләре тавышыннан да шыгырдап тора иде.

Кичә өч өлешкә бүленгән: беренчесендә Лилия Гыйбадуллина шигырьләре буенча театральләштерелгән шигъри тамаша-перфоманс булды, анда Лилия үзе дә катнашты. Икенчесендә – Лилия Гыйбадуллинаның «Калеб» яңа буын берләшмәсенең «Безнең җыр» проекты кысаларында язылган җырларыннан мини-концерт, өчечесендә – Ркаил Зәйдулланың Лилия Гыйбадуллинага һәм аның иҗади командасына медальләр тапшыруы.

Беренче өлеш. Сәхнәдә арткы планда – саз тоткпн Динә Закирова белән курайлы һәм кубызлы Рөстәм Маликов. Алгы план — Әлмәт театрының атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина, Лилия Гыйбадуллина үзе һәм Лилиянең галиҗәнап шигърияте. Режиссёр – Нәфисә Исмәгыйлева, пластика буенча режиссёр – Артур Шәйдуллин. Бу шигъри перфоманс — Лилия шигъриятенә бер караш, бәлки, хатын-кыз карашыдыр. Бу шагыйрьнең тарих буйлап узган юлы: заманча плащ кигән ханым мәҗүсилек чорыннан башлап, француз яулыклы татар әбиенә кадәр шигъри юлны узып, яка чылбыры таккан калфаклы ханым булып алдыбызга килде. Лилия Гыйбадуллина бу юлны тамашачы алдында Мәдинә Гайнуллина белән бергә узды.

Икенче өлеш. Алып баручы Зөлфия Шәмсуарова игълан итеп тора, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Алсу Фәйзуллина, Алмас Хөсәенов белән Гөлназ Закирова чыгып җырлый. Барысы да затлы, матур җырлар, шылдыр-былдыр түгел. Әмма бу зал җыр өчен түгел, аның акустикасы җырчыларның тавышын вә тыңлаучыларның колакларын интектерде генә. Бәлки, бөтенләй җырлап торасы булгандыр... Лилияне җырлар авторы буларак та күрсәтергә кирәк дигәнсездер инде – ярар соң, күрдек.

Өченче өлеш. Сәхнәгә чәчәкләр һәм медальләр белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыкты.

Ркаил Зәйдулла: «Мондый кичәдән соң мин нәрсә әйтергә дә белмим – сүзләр артык. Татар шигърияте исән! Татар шигърияте яши һәм яшәячәк! Сез дә ишеткәнсездер — Тукай әйтмешли: «...олуг диңгез кеби шигъриятнең шаулавын». Сүзләрен аңлап бетермәсәк тә, ул безгә нык тәэсир итә», – диде.

Ркаил Зәйдулла Лилияне, Нәфисәне һәм Мәдинәне сәхнәгә чакырып, Лилиягә — лилияләр, башкаларга медальләр тапшырды. Хәер, Лилиягә дә медаль бирде һәм: «Тукай премиясе буламы әле, юкмы, мин аңа Тукайның 140 еллыгына чыгарылган медальне бүләк итәм», – дип өстәп куйды. Шундый ук медаль Нәфисә Исмәгыйлевага татар шигъриятен пропагандалаган өчен бирелде. Ә Мәдинә Гайнуллинага сәхнәдән татар шигъриятен җиткерүе өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Тагын бер бүләк – Татарстан Язучылар берлегенең әдәбиятта хезмәттәшлек өчен медале — Фәрит Салиховка тапшырылды. Аны Ркаил Зәйдулла «Әдәбият хадиме» дип зурлады. «Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл куйган кеше, аның әсәрләрен чыгарырга ярдәм иткән кеше. Үзе дә шигырьләр укырга ярата, әдәбиятны ярата, ул шушы кичәнең химаячесе дә», – дип аңлатып узды.

Кичә Лилиянең оештыручыларга, иҗат командасына, әнисенә, кайнанасына, улларына, Илһамына, туганнарына, укытучысына, теләктәшләренә-терәктәшләренә рәхмәтләре белән тәмамланды.

Кичә «Дәвамы бар...» дип атала, дәвамлы булсын…

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
экономика России пакеты минут международный роуминг T2 группировка Север освобождение населенных пунктов Любовь Успенская пьяное вождение Цифровой профиль Андрей Емелин Алексей Войлуков Марина Яцун Федерация каноэ России байдарка отключение водоснабжения казанский водоканал вахитовский район казани Анна Уткина автосервисы шиномонтаж Георгий Филимонов Череповец Вологодская область социальная инженерия база Диего-Гарсия Хезболла ракетная атака Юрий Раилко Виктор Потаенков Красноярские Столбы Ермак The Tonight Show Камила Морроне Блейк Лайвли Джимми Фэллон Леонардо Ди Каприо река Литани Израильская армия Мотоциклы казгик Алсу педагогическая конференция родителей и педагогов Конгресс детей Россия 809 Сергей Мороз Мосты в будущее духовно-нравственные ценности сохранение Ушаков внешняя политика Великобритании политика Запада События министрество здравоохранения H9N2 Шебекинский округ Московский регион террористический акт Елена Зеленская Меланья Трамп

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top