Татарстанда талпан кадалуның беренче җиде очрагы теркәлгән.
Быел талпаннар күп булачак, дип алдан ук кисәткәннәр иде инде. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, белгечләр паразитларга яхшы кышларга ярдәм иткән карлы кыш аркасында талпаннарның югары активлыгын кире какмый.
Паразитлар урман массивларына, дача кишәрлекләренә барганда һәм этләр белән урамда йөргәндә кадалган булып чыкты. Талпан тешләү очраклары исә Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, шулай ук Казанда теркәлгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч инфекцияләр булу-булмавына талпаннарны тикшерү гадәттәгечә апрель уртасыннан башлана, хәзерге вакытта кешеләрдән алынган талпаннарга анализлар әле үткәрелмәгән.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



