Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар гаиләсенә кайгы килгән. Бүген шагыйрә, бик күп җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның әнисен соңгы юлга озатканнар.
«Әниебез китте… Изге фәрештәм минем… Һәрбер изге сүзең җанда уелып калды», – дип язган Гөлүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Гөлүсә Шаһбанның әтисе белән әнисе Аксубай районы Яңа Ибрай авылында гомер кичерә иде.
Шаһбановлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык телибез.



