Мәскәү-Чиләбе поезды вагоннары тимер юлдан төшә башлаган бер мәлдә пассажирларның күбесе әле йоклаган булу сәбәпле, башта берни аңламаганнар. Авариягә юлыгучылар «Известия» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
«Йоклап яткан бер мәлдә поезд кинәт кенә як-якка чайкала башлады. Һаман тизрәк, тизрәк... Өстәлдәге кружкалар «очкач», безнең вагон бер якка кыйшайды», – дигән Мария.
Бәхетенә, ул икенче вагонга эләккән. Шуннан соңгы вагоннар инде кыйшаеп кына калмыйча, җиргә төшеп ауган. Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, ашыгыч хезмәтләр килеп туган хәлдә бик җәһәт эш итеп, зыян күрүчеләргә вакытында ярдәм иткән.
«Башта, әлбәттә, нәрсә икәнен белмәдек. Поезд чайкала башлагач, тимер юлдан җиргә төшеп баруыбыны аңладым. Тик вагоннарның авачагын күз алдына да китермәгән идем», – дип сөйләгән Леонид исемле икенче бер пассажир.
Исегезгә төшерәбез: бүген Мәскәүдән Чиләбегә баручы №302 пассажир поездының җиде вагоны тимер юлдан җиргә төшеп ауган. Һәлак булучылар юк. Зыян күрүчеләр саны 35кә җиткән. Бер вагонга ут капкан, янгынны сүндергәннәр.
«Тимер юл транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлек кагыйдәләрен бозу» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



