Районнарда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Шушы көннәрдә Актаныш районында Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында традицион гамәли киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләре катнашып, техниканың торышы, орлыклар әзерлеге һәм чәчү кампаниясенә бәйле төп бурычлар турында фикер алышты.



