Баланың яшәү шартлары тикшерелә
7 апрельдә М7 юлының 815 нче чакрымында (“КамАЗ-Центр” тирәсендәрәк) 5 яшьлек шәрә малайны күргәннәр, дип яза “Нократ” басмасы.
Бирегә шундук хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җиткән. Малайның Казанда теркәлүе, әмма чынбарлыкта бакча ширкәтендә яшәве ачыкланган. Шулай ук аның психик яктан сәламәт булмавы билгеләнгән.
Хәзер белгечләр килеп туган хәлне ачыклый. Шул ук вакытта баланың яшәү-тәрбияләнү шартлары тикшерелә.



