Рентген ясаганда организмга эләккән бик аз күләмдәге радиация дә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
Күптән түгел Кембридж институты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Тәҗрибә тычканнарда үткәрелгән.
Галимнәр фикеренчә, рентген вакытында алынган радиация организмда мутацияләнгән күзәнәкләр санын арттыра. Бу исә яман шешкә менә дигән җирлек тудыра, ди галимнәр.



