Республика «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча илдә беренче урынны алды.
Ел башыннан төбәкнең яшьләре театр, музей һәм кино билетларына 229 миллион сумнан артык акча сарыф иткән – бу Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында иң яхшы күрсәткеч.
«Татарстан бирелгән карталар саны һәм транзакцияләр күләме буенча ышанычлы лидерлык итә. 15-18 яшьлек яшьләр мәдәни ялны ешрак сайлый», – дип билгеләп үтте ВТБның Татарстандагы идарәчесе Мәрьям Дәүләтшина.
Исегезгә төшерәбез, программа президент инициативасы буенча 14-22 яшьлек гражданнар өчен гамәлгә куелды. Картага ел саен 5 мең сум акча күчерелә, шуның 2 мең сумына кадәр кинога тотынырга мөмкин.



