Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 иле – Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкләр үсеше өчен халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады.

«Россия һәрвакыт безнең милли мәнфәгатьләрне дә, дөньякүләм үсешнең объектив тенденцияләрен дә исәпкә ала торган конструктив тышкы сәяси курс алып бара һәм алып барачак та. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең ил хезмәттәшлек итәргә теләгән барлык партнёрлар белән ачык һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне сакларга, икътисад һәм гуманитар өлкәдәге элемтәләрне тирәнәйтергә, бергәләп кискен проблемалар һәм гомуми куркынычларга каршы торырга әзер», – диде Татарстан Рәисе

Ул билгеләп үткәнчә, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм IT-өлкә республика икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып кала. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан экспортны киңәйтүгә, региональ брендларның позицияләрен ныгытуга һәм инвестицияләр җәлеп итүгә йөз тота.

«Татарстан — динамик рәвештә үсә торган республика, монда алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы һәм халыкара партнёрлыкка ачык булуны күрергә була. Республикада Россиядән читтә дә кирәкле конкуренциягә сәләтле продукция җитештерелә. Безнең максат — экспортны киңәйтү, Татарстан брендларының позицияләрен ныгыту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде, республиканың халыкара проектларда һәм форумнарда катнашуын, шулай ук ислам банкингы һәм мәдәни инициативалар үсешен билгеләп үтте.

«Без сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-мәгариф һәм мәдәни, спорт һәм туризм өлкәләрендә мөселман дәүләтләре партнёрлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ил җитәкчелеге кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Безнең республика – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Шулай ук Казан быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булды», – дип хәбәр итте республика Рәисе.ото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда ел саен чит ил партнёрлары катнашында эре халыкара чаралар уза. Ул кунакларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында, «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында, «TIME: Татарстан-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында, Глобаль яшьләр саммиты, Kazan Digital Week һәм башка чараларда катнашырга чакырды.

Похожее

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Хосейн Мохеби аэропорт Кувейта Кувейт автобус ПАЗ фура В Г Ардзинба Bombardier CRJ100/200 РусЛайн Сергей Буцких АЭС Аккую ВВЭР-1200 перестройка экосистем Антон Захаров Ледник Туэйтса Западная Антарктида подкормки Сосо Павлиашвили Ferrari F40 Lamborghini Diablo Тимати натуральные средства раздражение кожи биолог Роман Хряпин захват кораблей танкер Тагор Ник Паскаль славянское направление Укрaинa пророчества Владимир Жириновский украинцы Дрезден Танзания Toast to Milan Изабо Левито Йоланта Тубайте Электренский самоуправление Гедиминас Раткявичюс Вевис Катериновка Мали Африканский Корпус Танкер Tagor Гленн Дисен Родни Кук Стивен Сигал гиперзвуковые аэробаллистические ракеты оборонно-промышленный комплекс Украины Критическая инфраструктура Иван Федоров инженерно-технические специальности бюджетные места приостановка эмоции Антони Гульельми Канада и Мексика чемпионат мира-2026 Коньково Калужско-Рижская линия

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top