Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова авылда ял, улының уңышлары һәм яңа спектакльләр турында сөйләде.
Резедә СӘЛӘХОВА, Тинчурин театры артисты:
— Әйбәт кенә яшәп ятабыз. Яңа бинада эшли башлаганга да ярты елга якын вакыт узды. Сәхнәбез зурайды. Хәзер зур сәхнә дә, кечесе дә бар. Шуңа эшебез дә хәйран артты. Режиссёрыбыз Айдар Җәббаров бертуктамый берсеннән-берсе уңышлы, отышлы спектакльләр чыгарып тора. Башка режиссёрларны да чакыра. Бүгенге көндә Санкт-Петербургтан килгән яшь режиссёр Александр Крымов белән эшлибез. Премьера әзерлибез. Май азагында Шекспирның “Отелло”сы зур сәхнәдә куелачак.
Зур шатлыгыбыз — Артём катнашында, режиссёр Александр Далматов төшергән “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы “ТНВ” каналында гөрләп барды. Бик күп уңай комментарийлар килә. Аллаһка шөкер, шундый зур эшләр башкарылуы белән горурланабыз.
Шәһәрдәге меңләгән эшне калдырып, бер генә көнгә Артемның туган ягы Мөслим районы Яңа Усы авылына әти-әнигә кайтып килдек. Улыбыз Әскарның каникулы иде. Ул да кайтты. Авылда рәхәт. Тирес исе дә якын. Тыныч. Тәрәзә төпләрендә үсентеләр тезелеп киткән. Иртүк әни өйгә тәмле коймак исе чыгара. Әскар әйбәт кенә укып йөри. Бу чиректә рус теленнән генә “4” ле чыкты. Музыка мәктәбенә, хореографиягә йөри. Конкурсларда катнаша, тырыша.
Ирек мәйданы



