Россиядә кешеләр шикәрне нормадан – 4 тапкырга, ә тозны 2,5 тапкырга күбрәк куллана.
Бу Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматлары. Һәм бу ниндидер абстракт проблема түгел – ул турыдан-туры кан басымына, йөрәккә һәм матдәләр алмашына тәэсир итә.
Аңлашыла, без барыбыз да тәмле ашарга яратабыз, ләкин тоз һәм шикәр куллануны киметүнең гади ысуллары бар – гел суда пешкән карабодай гына ашап ятарга кирәкми, ди табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова.
Тоз. Тозны артык куллану гипертония, йөрәк авырулары һәм инсульт, бөерләргә артык йөкләнеш, сусызлану (арыганлык, баш авырту) тудыра. Норма – көненә 5 граммга кадәр (≈ 1 чәй кашыгы).
Тозны ничек киметергә:
– Ризыкны пешергәндә түгел, ә табынга куйгач кына тозлау.
– Акрынлап киметү – 2–3 атнада тәм рецепторлары ияләшә.
– Альтернатива куллану: лимон, сарымсак, тәмләткечләр, үләннәр.
– Продукт составын уку: әгәр тоз беренче урында икән, димәк, тоз күп.
– Мөмкин кадәр ешрак өйдә пешерү, ярымфабрикатлардан качу.
– Ресторанда сирәгрәк ашау яки соуслары азрак булган ризык сайлау.
Шикәр. Артык шикәр тән авырлыгы артуга китерә, инсулинга чыдамлылык, диабет куркынычы тудыра, энергия «сикерешләре»нә һәм аруга сәбәп булып тора. Норма: көненә 25 граммнан артык түгел (≈ 6 чәй кашыгы). Ләкин хәзер шикәр һәр җирдә – эчемлекләрдә, йогуртларда, соусларда, «файдалы» батончикларда очрый.
Шикәрне ничек киметергә:
– Газлы эчемлекләр һәм сокларны киметү
– Составны карау: шикәр глюкоза, сироп, мальтоза, фруктоза исемнәре астында да була
– Өйдә татлы ризыкны «күз алдында» тотмаска
– Баллыга ихтыяҗны табигый чыганаклар ярдәмендә каплау – җиләк-җимеш (ләкин анда да фруктоза барлыгын онытмаска)
– Чәй/каһвә шикәрне акрынлап киметү
– Шоколадны ашыкмыйча, ләззәтләнеп ашау
– Татлы ризыктан соң чәй/каһвә эчмәскә – артык ашап куярга мөмкин
Кызыгы шунда: шикәр һәм тоз кимегән саен, ризыкның табигый тәме тагын да ныграк сизелә.



