Рөстәм Миңнеханов Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

Җиңү көненә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында планлаштырылган бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

«Бу көннәрдә республикада, бөтен илдәге кебек үк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар уза, — диде ул. — Кичә, 7 майда, республикада 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү, 2026 елда Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча республика оештыру комитетлары утырышы узды. Шулай ук сугыш ветераннарын һәм МХОдә катнашучыларны, хезмәт батырлыгы предприятиеләрен хөрмәтләделәр».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә, 9 майда, төп бәйрәм чарасы узачак. Гадәттәгечә, республика башкаласында Җиңү паркында һәм зиратларда хәрби каберлекләргә чәчәкләр һәм веноклар салу, Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узуы, аннары «Үлемсез полк» йөреше узачак.

«Республика активына беркетелгән шәһәрләрдә һәм районнарда Җиңү көненә багышланган тантаналарда катнашырга кушам, — диде Татарстан Рәисе. – Төп бурыч — халыкның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү — өстенлекле булырга тиеш».

Киләсе атнада республикада халыкара дәрәҗәдәге колачлы чаралар узачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Әйтик, 12-17 май көннәрендә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы узачак. Ул әһәмиятле вакыйга кысаларында узачак — Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртә.

Шулай ук Россия хөкүмәтара комиссиясенең чит илләр белән утырышлары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы булачак.

«Киеренке атна булачак, барлык бурычлар да билгеләнгән, барлык планлаштырылган чараларны сыйфатлы итеп уздырырга кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Похожее

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Джон Макгинн Унаи Эмери Брюгге Астон Вилла краевой Минтранс Военный городок Иван Ульянченко Владимир Владимиров МФМ-2026 Российское общество Знание Максим Древаль Семен Садриев Артем Иванов Елена Драпеко Внеземной разум Неопознанные летающие объекты Дженнис Вилхауэр татарский фильм съемки 4 миллиона баррелей ноябрь 1982 года стратегический резерв нефти Соцфонд России витамин E витамин A витамин C авитаминоз клетки Ямал Арена Алексей Ягудин Анна Щербакова ГБОУ школа №1788 ИТ-полигон Франсуа-Анри Пино Сальма Хайек Юра Борисов предсеансовое обслуживание Сергей Сычев владимир леонов Томск Олимпийские игры 2028 Дилара Зинатуллина Ларс Клингбайль Костомукша падение из окна Гутерриш Кристоф Хансен Copa-Cogeca Эд Милибэнд Бецалель Смотрич Соединенное Королевство МОМУТ Ратко Младич Гаага Милая китайский рынок Элисса Слоткин ВС США в Казахстане МВД Казахстана

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top