Татарстанда чисталык икеайлыгы төгәлләнә

1 июньдә Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык тәмамлана. Бу вакыт эчендә коммуналь хезмәтләр һәм меңләгән шәһәр халкы 22,5 млн кв. метрдан артык урамнарны, 17,4 млн кв. метр юл буендагы яшел полосаларны һәм 600 гектарлап җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерде.

Бүген бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.

Ике айлык барышында шәһәрдән 296 мең куб. м чүп чыгарылган, дистәләгән чүплекләр бетерелгән. 3,9 мең ишегалды тәртипкә китерелгән. Моннан тыш, икеайлык кысасында 131 километрдан артык куркынычсызлык коймалары юылган, 55 меңләп юл билгесе һәм 1,2 меңнән артык тукталыш павильоны тәртипкә китерелгән. Комитет рәисе сүзләренчә, рөхсәтсез чүплекләргә каршы көрәшкә аерым игътибар бирелгән. Гомумән алганда, шәһәр полигоннарына икеайлык чорында 296 мең куб. м төрле калдыклар чыгарылган.

– 25 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсе төп вакыйга булды. Анда 50 меңгә якын кеше, шулай ук 4,3 меңнән артык предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. Өмә нәтиҗәләре буенча 9 мең куб. метрдан артык чүп-чар җыелды. Биредә теләгән һәркем катнаша алды. Моның өчен «Минем Казан» порталында махсус бүлектә гариза калдырырга һәм мөстәкыйль рәвештә җыештыру урынын сайларга кирәк иде, – диде Альберт Шәйнуров. Сервисның ике атна эшләү дәверендә генә дә аерым мәйданчыклар өчен 1 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган 130 дан артык гариза кергән.

Быел Казанның парк һәм урамнарына Себер эрбете утыртыла. Ике ай эчендә 190 агач утыртып өлгергәннәр дә инде. Хәзер бу агачларны Урицкий һәм Савиново паркларында күрергә мөмкин.

– 16 майда «Зөбәрҗәт» күлендә «Чиста уеннар» булып узды, алар 450 катнашучыны берләштерде һәм 307 капчык чүп җыярга мөмкинлек бирде. Экологик акция йомгаклары буенча эшкәртүгә 3 тоннадан артык калдык җибәрелде. Бу ике айда шәһәрдә чисталык урнаштыруга күпләр үз өлешен кертте. Чараларның тулы бер сериясен район администрацияләре, Тышкы төзекләндерү комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе, Экология министрлыгыннан коллегаларыбыз, шәһәр бергәлекләре, бизнес вәкилләре, учреждениеләр, предприятиеләр һәм идарәче компанияләр үткәрде. Ә аларга безнең иң җаваплы кешеләребез – шәһәр халкы кушылды. Без үз чиратыбызда һәркемгә рәхмәт белдерәбез, – дип тәмамлады сүзен Альберт Шәйнуров.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, үз чиратында, нәтиҗәләр чыннан да күренә, дип белдерде. «Тулаем алганда, шәһәрне кышкы пычрактан чистарттык. Хәзер шәһәрне яшелләндерү, берьеллык чәчәкләр утырту эше алып барыла. Тагын нибары бер-ике атнадан шәһәр тулысынча чәчәккә күмеләчәк», – диде Гафаров.

Похожее

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Скала 425-й ОШП Черкассы военные преступления Колорадо Эвеланш господдержка участников СВО Спонтанные поездки Твилру Альянс туристических агентств Ярослав Дронов (Shaman) Рамат-Ган Акаба Эйлат Красное море рисовые хлебцы Адам Джунипер Стамбуле Turkish airlines атака на склады симулятор продаж Татьяна Ким культурное наследие Антифрод 30 внесудебная блокировка Джим Джордан подрыв Северных потоков Такер Карлсон Виталий Соколовский Замоскворецкий суд Москвы Благополучие шатдаун полиция Московской области улица Гагарина Орехово-Зуево Ал Карнс Энди Бернэм Палата общин Министерство обороны Великобритании Джеймс Вулси Татарстана Казанский кремль Госкомитет поддержка Киеву гаубицы Великобритания Украина мировой суд горсовет Загид Краснов Херсонская областная дума Александр Фомин Орнелла Мути Вика Цыганова Марат Сафиуллин Адди Барахас ядовитая змея Марат Султанов Павел Малков Рязанская область Иннополис Wells Fargo

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top