Россия Европа территориясенең күпчелек өлеше, шул исәптән безнең төбәк тә, киң циклон йогынтысында.
Якын көннәрдә республикада циклон йогынтысы сакланачак, һава торышының характеры сизелерлек үзгәрмәячәк. Ял көннәрендә, 30-31 майда, яңгырлы көннәр сакланачак. Төнге сәгатьләрдә температура +2..+9 градус булачак, көндез һава +15..+21 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, киләсе атна башында, 1-2 июньдә, көндезге сәгатьләрдә температура +17..+22 градуска чаклы күтәреләчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.



