Узган елдан кертелгән яңа демографик инициативалар кысаларында студент, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Ныклы гаилә – Россиянең стратегик өстенлеге» дигән вебинар узды. Әйдәп баручы экспертлар һәм республиканың социаль блогы вәкилләре гаилә институтына ярдәм итүнең һәм ныгытуның мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.
«Очрашуда катнашучылар „Ныклы гаилә“ федераль партия проектының төп максаты – һәрьяклап ярдәм итү, гаилә институтын ныгыту һәм яклау, шулай ук Россиядә балалы гаиләләрнең имин тормышы өчен шартлар тудыру турында фикер алыштылар. Татарстанда бу эш системалы рәвештә алып барыла, туучылар санын арттыру һәм киләчәк буынны традицион гаилә кыйммәтләре рухында тәрбияләү өчен бөтен социаль блокның көчен берләштерә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты координаторы Эльвира Әхмәтова республикада 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелүен, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары һәм сырхауханәләр төзелүен искәртте. Бу гаиләләр үзләренең киләчәген ышанычлы планлаштыра алырлык шартлар тудыра. Шулай ук узган елдан кертелгән яңа демографик инициативалар кысаларында студент, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.
«Ныклы гаиләгә ярдәм итү – өстенлек кенә түгел, бу илнең киләчәге мәсьәләсе. РФ Президенты Владимир Путин үзенең бер чыгышында билгеләп үткәнчә, зур һәм нык күп балалы гаиләгә ярдәм итү – безнең һичшиксез стратегик өстенлегебез», – диде Әхмәтова.
Татар-информ



