19 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, ә көндез кайбер районнарда яшен булуы ихтимал.
Төньяк җиле секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән аның көче 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез һава температурасы +22дән +27 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Көйгән шырпы һәм төпчекләрне ташламаска, мичләр һәм электр җиһазларының төзеклеген тикшереп торырга, өйдән чыкканда яки йокларга ятканда электр приборларын сүндерергә, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итәләр.
Янгын чыккан очракта 101 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк.



