Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - I

Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - I

Сәнгати аrt — шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз — I

Татар театрлары һәм Язучылар берлеге әле ял иткәндә, язучылар һәм артистлар бакчада помидор үстереп йә бал аертып ятканда, яки Фәнис Җиһанша кебек бик активлары Европаны урап йөргәндә, әлбәттә, татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучылар өчен зур әдәби һәм сәнгати яңалыклар тәкъдим итә алмадык. Әмма тик тә ятмадык, горизонтларыбызны киңәйтеп алырга — татар әдәбиятында һәм сәнгатендә киенү-чишенү темасын селкештереп алырга булдык. Җәй бит әле, ә җәй көне чишенүдән дә актуаль нәрсә бар?!

Гафу итегез, исеменнән үк күренгәнчә, укучыларыбызны бүген менә шундыйрак тема белән «сыйламакчы» булабыз. Әле ул берничә өлештән дә торачак.

Татар әдәбиятының иң «сакаллы» мәзәгеннән башлыйм. Имеш, татар язучыларының бер утырышында Гөлшат Зәйнәшева: «Татар хатыннары беркайчан да шәрә йокламаган», – дип әйткәч, Батулла «7 миллион татар каян килгән?» – дип сораган ди. Татар әдәбияты тирәсендәге өлкән буыннардан еш ишетелә торган юмор бу. Соңыннан белдем — ул утырышта «Идел» журналының 1 нче санында (1989 ел) чыккан шәрә кыз сурәте буенча фикер алышканнар икән.

Шәрә дип, алай ук шәрә дә түгел инде... «Без бу санны махсус шундый иттек. Әле аны уздырган икенче саныбыз да бар. Август санында Татарстан музеннан алынган Татарстан рәссамының шәрә кыз төшергән сәнгать әсәрен чыгардык. Ләкин икенче ягында Аятел-көрси басылып чыккан булган. Безне җыелышка куеп сүктерделәр. Шуннан соң мин «Татарстан яшьләре»нә: «Зинһар, шушы җыелышта безне ничек дөмбәсләгәннәрен язып чыгыгыз, нык итеп тәнкыйтьләгез», – дидем. Язып чыктылар, шул безгә беренче тиражны яуларга ярдәм итте. Андый эшләрне аңлы рәвештә реклама өчен эшләдек. Икенчедән, яшьләр журналы булгач, яшьләрне иң кызыктырган нәрсә бар соң инде?» – дип сөйләгән соңыннан бу хакта «Идел» журналының юбилеенда журналның беренче баш мөхәррире, танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.

Яшьләрне кызыктырган диме Римзил абый? Ә нишләп яшьләрне генә? Бу тема төрле яшьтәгеләрне дә кызыктырадыр ул. Бер «сакаллы анекдот»тагыча: төрле яшьтәге өч кеше ялгыз утрауга килеп эләккән. Икенче утрауда хатын-кызлар барлыгын күргән яшь егет диңгезгә сикереп йөзә башлаган, урта яшьләрдәгесе көймә ясарга тотынган, аксакалы: «Моннан да күренә бит», дигән ди. Ягъни, журналдыгы ымсындыргыч кыз фоторәсеме буларак, һәм, гомумән, рәсем форматында һәм шул темага тел чайкау форматында бөтен яшьтәгеләргә дә кызыклы. Ярар, яшь һәм буыннар мәсьәләсен (сызлый торган буыннар түгел, чорлар белән бүленгән буыннар турында сүз бара) озынга сузмыйча, Әлфия Авзалова һәм аның артыннан башка җырчылар җырлаганча: «Картаямыни соң йөрәк?» диик тә, йөрәкнең картаймавын раслаган бер диалог белән дәвам итик. Мин аны язучылар белән автобуста каядыр барганда яздырып алган идём.

«...Автобуста язучылар сүзне «секс» темасыннан башладылар. Ул тема каян килеп чыккандыр, белмим, Рабит Батулла татарның бөтен фигыльләрне кулланмас дәрәҗәгә җиткерелүеннән зарланып алды, мисал итеп: «Хәзер «эшерде» дигән сүзне кулланып булмый, элек ул «шудырды» мәгънәсендә кулланыла иде», – дип дәвам итте.

Темага Рәдиф Гаташ кушылды: «Интернетта Эльмира Әдиятуллинаның «Татары никогда не занимались сексом» дип әйткән сүзләре бар икән».

«Гөлшат Зәйнашева да әйткән иде аны, мин: «7 миллион татар каян килгән?» – дип җавап бирдем, – дип җөпләп куйды Батулла. – «Идел» журналы шәрә хатыннар чыгара башлагач, Тукай клубында журналны селки-селки сөйләгән иде», – дип дәвам итте ул.

«Хәзер кими бара», – дип авыр сулап куйды Зиннур Мансуров.

«Димәк, йоклаганда күлмәк кия башлаганнар», – дип нәтиҗә ясап куйды Рәдиф Гаташ.

«Хәзер секс күп, балалар юк», – дип арттан дәште кемдер.

Автобуслы сәфәрләрдә һәрвакыт мәгърифәтчелек белән шөгыльләнергә яраткан Батулла сүз башындагы сүзнең төрки-татар тамырлы булуы турында сөйләп алды: «Төрек телендә «сыкышты» – «кочаклашты» дигән сүз. Ул шуннан килеп чыккан. Рәмис Аймәттән сорагыз – ул төрекчә белә. «Сыгындым» дигән сүз дә бар…»

«Сөеште» дә шул бит инде», – дип дәштеләр арттан. «Сыгынып сөешәләр», – дип өстәде икенчесе.

«Сыгыну» – «елау» мәгънәсендә дә кулланыла», – дип дәвам итте Батулла.

«Күп мәгънәле матур тел – татар теле», – дип өстәде Рәдиф Гаташ...»

Әдәбият темасын шул яссылыкта дәвам итсәк, Язучылар берлеге утырышларының берсендә Рабит Батулланың: «Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Ул укыла, янәсе. Юк, ул читкә этәрә. Яки җенси мөнәсәбәт бик нәзек сәнгать әсәре булырга тиеш. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым...» дип сөйләгәнен хәтерлим.

Дизайн: Ильяс Хаҗиев

ххх

Алда язылганнар теманың прологы булды. Инде төп сорауга килик, дөресрәге, бер «хулиганланып» алу дип кабул итегез: безнең татар әдәбиятында һәм сәнгатендә җенси мөнәсәбәтләр һәм шәрәлекнең ни дәрәҗәдә тасвирлануын күзәтик. Әлбәттә, бу киң колачлы күзәтү дә, гыйльми монография дә түгел — нәтиҗәләр көтмәгез. Биредә һәркем үз нәтиҗәләрен чыгарсын өчен (теләсә) кайбер штрихлар гына булыр.

Аллага тапшырып, «Әпипә» җырыннан башлыйк. Юк, юк, әлеге такмакта бернинди әдәпсезлек тә, бозык ишарәләр дә юк, әмма «Иң популяр татар бию такмагы героинясы Әпипә кем булган?» дигән сорау туган... Кыскасы, профессор Светлана Малышева җыр тарихының бик үк уңайлы булмаган версиясен якты дөньяга чыгарган. «Әпипә» татар халык җырының килеп чыгышы турында галимнәрнең фикере икегә бүленә.

Светлана Малышеваның «Профессионалки», «арфистки», «любительницы». Публичные дома и проститутки в Казани во второй половине XIX – начале XX века» китабыннан бер өзекнең татарчага тәрҗемәсе: «Түбән культуралы» шәһәр халкы һәм кичә генә авылдан килүчеләр чыгарган кайбер җырлар зур популярлык казанган, фольклор мирасының бер өлеше булып киткән. Алар «халык җыры» дигән мактаулы статуска ия булалар һәм алардан соң килгән буын бу җырларның чыгышы турында башына да китерми. Мәсәлән, бүген дә бик популяр булган борынгы «Әпипә» бию такмаклары XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында бордель тоткан хатын тарафыннан кызына (яисә, бордель «хезмәткәренә») багышлап язылган дигән фикерләр бар. Бу – җыр тарихы версияләренең берсе».

Светлана Малышева үзе моның бары тик версия генә булуын ассызыклый. «Андый фаразлар бар икән, мин аны язмый кала алмадым», — диде ул. Үзенә йөзгә бәреп әйтүчеләр булмаса да, интернетта комментарийларда килешмәүчеләр булуын әйтә.

Дөрес, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров Әпипәнең фахишә булу версиясен кире кага. «Әпипә» — Тукай заманнарында килеп чыккан такмак, — ди ул. — Әпипә дәфтә уйнаучы урам музыкантының кызымы, оныгымы булган. Бабасы аны такмак әйтеп мәйданнарда биеткән. Бу хакта язма чыганаклар да бар. Аның көе аерым туган. Такмакның күп төрле вариантлары бар», — ди ул.

«Ул чакта «публичный дом» дип бордельләрне генә түгел, музыкалы рестораннарны да атаганнар. Беренче татар артистлары шунда чыгышлар ясаган, — дип үз фикерен дәлилли профессор, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алеев. – Шунысына да игътибар итик: бу җыр түгел, такмак, димәк, текст белән көй аерым яшәгән булырга мөмкин. Кыскасы, гипотеза өчен вариантлар җитәрлек. Әмма миңа бордель гипотезасы ошамый».

Миңа да ошамый һәм тагын бик күпләргә ошамый. Әмма, сүз уңаеннан, алда телгә алынган галимә Светлана Малышеваның «Содержательницы казанских борделей второй половины XIX – начала XX в.: портрет явления» икенче бер монографиясе дә бар. Ул анда татар әдәбиятында (!) татар хатын-кызының проституткалыкка ике төрле юлы тасвирлануы турында яза. Әйтик, Галиәсгар Камал «Уйнаш» пьесасында маклер Фәтхерахманның һәм Мөгълифә карчыкның кети-метигә илткән таныштырулар белән шөгыльләнүе тасвирлана. Ә Кәбир Бәкернең «Җанлы курчаклар» повестенда да иреннән сөяркәсенә китеп, проституткалыкка төшкән хатын турында сүз бара.

Тимерша Соловьевның «Биби-Казан» повестында кыз баланың бу юлга басуының икенче юлы күрсәтелә: әнисе 14 яшьлек кызны шәһәр мулласына асрау итеп биргәч, мулла кул сузган кыз балага уза һәм аны абыстай куып чыгара, әнисен һәм баласын югалтып япа-ялгыз калган кыз бала шундый «яучылар» кулына килеп эләгә дә проституткалык юлы башлана. Бу әсәрләр, аеруча соңгы икесе әдәбият тарихында булса да, алар киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел, әдәбият белгечләренә генә билгеледер.

Ә менә Гаяз Исхакыйның шул теманы яктырткан әсәрләре укучыга күбрәк билгеле. Мәсәлән, «Кәләпүшче кыз» повестенда язучы героиняны һәлакәткә илтүче сәбәпләрнең берсе итеп фәкыйрьлекне күрсәтә. Мораль-әхлак сыйфатлары да ныгып җитмәгән яшь кыз, бозык приказчикка алданып, сафлыгын югалта; Зөһрә карчык «ярдәмендә» кулдан-кулга китеп, фәхешханәгә эләгә, яман чир эләктерә; дәваланып чыкса да, җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча, элекке шөгыленә кайта һәм кабат җенси авырулар белән чирләп, бала тапканда вафат була. Гаяз Исхакыйның бу әсәренә театр турында язганда әйләнеп кайтачакбыз әле. Ә әдәби мисалларны дәвам итсәк, Габдулла Тукайның «Зиләйлүк» шигырендә дә шул тема:

«Сөялгәнсең чатта баганага,

Яфрак төсле сары йөзләрең;

Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган кош, адаштырган эттәй,

Үткәннәргә мәэюс карыйсың;

Күрәм, ике ирнең селкенәдер:

Кайсы татар баен каргыйсың?..»

Боларның барысында да ачыктан-ачык җенси мөнәсәбәтләр, күкрәкләр вә башка «сандугач оялары» тасвирланмаса да, төбендә шул тема яткан әсәрләр. Монда, әлбәттә, җенси тема укучыны кызыктыру өчен алынмаган, әлеге тема аша социаль мәсьәләләр һәм әхлаксызлык алгы планга чыга. Ә әдәбиятта җенси теманы куллану турында сөйләшсәк... Моны инде без әдәбият белгече Әлфәт Закирҗановтан башка башкарып чыга алмабыз.

Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов:

«Әдәбиятның борынгы дәвереннән башласак, ул чордагы язучыларыбызның әсәрләрендә сөю-ярату хисе, аның төрләре-төсмерләре, ике зат арасындагы мөнәсәбәтләр киң урын ала. Шул ук вакытта җенси мөнәсәбәтне, хатын-кыз белән ир-атның бер-берсенә булган якынлыгын сурәтләүдә билгеле бер чик саклана. Ягъни, язучылар ислам дине кануннарына нигезләнеп, ул вакытта кабул ителгән әдәп-әхлак нормаларыннан чыгып эш итәләр.

Ир-ат һәм хатын-кызның бер-берсенә тартылу хисе бик көчле, иркенлеккә юл куелса, ул бик тиз азгынлыкка, җенси теләкне канәгатьләндерү өчен теләсә нинди адымга баруга китерәчәк. Шуңа да борынгыдан килә торган әдәп-әхлак кануннарында бу мәсьәләдә ярый-ярамый аерып куелган һәм өлкән буын яшьләрне күзәтү астына алган, шуңа нигезләнеп тәрбияләгән. Коръәндәге аят-сүрәләр, хәдисләр әхлаклы яшәешне нормага сала, бик кискен таләпләр куя. Шуңа да чит кеше белән мөнәсәбәткә керү, зина кылу буларак, иң зур гөнаһларның берсе саналган.

Әдәбиятның төп вазифасы гыйбрәтле хәлләрне сурәтләү аша тормыш тәҗрибәсе бирүгә, кешене тәрбияләүгә, яшәеш, әдәп-әхлак кагыйдәләре сагында торуга кайтып калган вакытта, билгеле инде, әсәрләрдә әлеге таләпләр үтәлгән. Әйтик, болгар чорының «Кыйссаи Йосыф» (Кол Гали), Алтын Урданың «Сөһәйл вә Гөлдерсен» (Сәйф Сараи), «Хөсрәү вә Ширин» (Котб) кебек әсәрләре яисә Шәрыкның атаклы «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә» һ.б. сюжетлар кыз-егет арасындагы мәхәббәт хисен гаҗәеп матур төсмерләрдә чагылдыра. Суфый әдәбиятта әлеге хис «җан мәхәббәте» төсендә бирелә, ягъни яшьләр физик якынлыктан бигрәк рухи якынлыктан рәхәтлек кичерә (аның иң уңышлы үрнәге булып «Ләйлә-Мәҗнүн» тора). Мин югары әдәбият турында сүз алып барам. Билгеле инде, халык иҗаты әсәрләрендә, һәвәскәр шагыйрьләр кулъязмаларында әдәп нормаларыннан чыга торган сүзләр, күренешләр бар, булган, бу да табигый хәл.

Татар әдәбиятында төрле җенесләр арасындагы ачык мөнәсәбәт, хатын-кызның тән төзелешен сурәтләү үрнәкләре беренчеләрдән булып XIX гасыр шагыйре Габделҗаббар Кандалый иҗатында очрый. Шагыйрь натураль формада хатын-кыз һәм ир-атның җенси әгъзаларына ишарә итә, кайберләрен атый, нигездә ир-ат күзлегеннән хатын-кызга тартылу теләген, төрләрен дә белдерә. Бу, күрәсең, әдипнең халык иҗатына тартымлыгы белән дә бәйле.

Әлеге язма 16+ тамгасы белән чыга икән, Кандалый җыентыгыннан әлеге мисалларны укып китә алам: «Ки ак йакут кеби балкып, / Ике садрең (күкрәгең) тора балкып». Яисә. «Иляһи, ошбу матурга / Нәсыйб ит бергә ятырга, / Үбеп агъзыны татырга, / Ки куйнында булып гаувас!» (гаувас – сөю ләззәтенә ирешү мәгънәсендә).

Ул чорның безгә билгеле әдипләре Гали Чокрый, Акмулла, Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Фатих Кәрими һәм башкалар иҗатында ярату хисе кешегә хас табигый хис буларак сурәтләнә. Аларның күбесе теге яисә бу дәрәҗәдә дин белән бәйле, күбесе дин әһелләре буларак әдәп-әхлак нормаларын үтәп яшәргә чакыралар.

ХХ йөз башында реализм юлына чыккан татар әдәбиятында чынбарлык күренешләрен ачыктан-ачык язу омтылышы көчәя. Ә инде татар тормышын ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтенә бәйле сурәтләүдә Гаяз Исхакый әйдәп бара. Әдип татар тормышының караңгы, яңарышка киртә булып торган якларын сурәтләүгә алынып, мәдрәсәдә укыту тәртипләре, хатын-кызларның аянычлы язмышы, гаилә мөнәсәбәтләре һ.б. турында яза.

Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз», «Теләнче кызы», «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый», «Мәдрәсә тормышы» кебек әсәрләрендә моңа кадәр читтә калып килгән мәсьәләләр чагылыш таба. Автор фахишәлек күренеше, кызларның үз тәннәрен сатып көн күрүләре, моның сәбәпләре, шәкертләрнең мәдрәсәдә укуларына бәйле начар гадәтләргә өйрәнүләре, аерым алганда үзләрен канәгатьләндерүнең ир-ат көчсезлегенә китерүе, никахсыз чит хатын-кыз белән төн үткәрү һ.б. турында шактый ачык яза. Шуларга бәйле хатын-кызның тән төзелеше, аерым әгъзалары, теләк туу, канәгатьлек һ.б. кеше физиологиясе, психологиясе белән бәйле сорауларга да туктала.

Үз вакытында Исхакыйны «бозыклыкта» гаепләүләр күп була, әсәрләрен анализлаган Г.Сәгъди аны «порнографияче Гаяз» дип атый. Әмма Гаяз Исхакый татар тормышында киң урын алган әлеге мәсьәләләрдән качып булмавын, алар турында да фикер алышу, уйлану, яшь буынны тәрбияләгәндә исәпкә алу кирәклеген яхшы аңлаган. Вакыт күрсәткәнчә, әлеге сорауларны күтәргән әсәрләренә бәйле соңгы елларда Камал театрында куелган «Курчак туе», «Тормышмы бу?» спектакльләренең заманча яңгыравы, язучының хаклы булуын күрсәтә. Сүз уңаеннан, татар театрында нәкъ менә аның әсәрләренә нигезләнгән спектакльдә («Курчак туе») татар актрисасының сәхнәгә беренче тапкыр ялангач чыгуы турында үзең язган идең. Шуңарчы театрда да бу темага табу салынган, дини һәм әхлакый кануннарны үтеп чыгу булмаган.

Әлфәт абый, Галиәсгар Камалның «Уйнаш» пьесасы шул тема тирәсендә корылган. Аның куелмау сәбәбе дә әхлакый кануннар дип уйлыйсызмы?

Әйе, Галиәсгар Камал бу темага ике әсәр яза. Беренчесе «Өч бәдбәхет» дип аталып, нигездә, әхлак бозылу мәсьәләсен үз эченә ала. Ә инде «Уйнаш» пьесасында татар тормышының ямьсез якларын чор тормышы белән бәйлелектә ачуны максат итә. Автор татар тормышында да хыянәт, гөнаһ кылу, уйнаш итү, «мөгез кую»ларның шактый киң таралган булуы турында борчыла. Татар җәмгыятендә дә фәхешханәләр булу, шулай ук аерым карчыкларның азгын кешеләрне күрештерү-очраштыру «эше» белән шөгыльләнүен ачыктан-ачык язып, мондый хәлләрнең әхлакый яшәешкә, яңарышка зыян китерүен ача. Ул чорда татар сәүдәгәрләре берничә айга «Мәкәрҗә», «Эрбет» ярминкәләренә китә торган булганнар. Пьесада ире сәүдә эше белән киткән яшь хатынны яучы карчык бер ир-ат белән таныштыра, янәсе «яшь вакытыңны әрәм үткәрмә». Нәтиҗәдә ул күңел ачып йөрүче яшь ир тозагына эләгә, ә инде яманатлары чыккач, үз гомерен чикли. Татар дөньясының бер үзенчәлекле ягын ачып, гыйбрәтле вакыйгалар сурәтләнсә дә, пьеса сәнгати планда йомшак эшләнгән. Шуңа да ул үз вакытында да, соңрак та яңгыраш алмый.

Совет чорындагы әдәбият бу темадан бөтенләй азат булды кебек.

Совет чоры әдәбиятында бу тема шактый үзенчәлекле чагылыш таба. Совет җәмгыяте иске тормышның бөтен якларыннан арынырга тели. Бу исә гаиләгә мөнәсәбәтле сәер күренешкә китерә: янәсе, гаилә ул капиталистик тормыш күренеше, ир белән хатын гаилә кормыйча гына яшәргә тиешләр. Бүгенге тормышта киң таралган «гаилә кормыйча яшәү» («гражданский брак») әнә шул вакыттан килә, күрәсең.

Татар әдәбиятында бу тема киң чагылмый, шулай да Һади Такташның «Югалган матурлык» дигән әсәрендә шактый уңышлы бирелә. Анда хатын-кыз өйдә бала гына тәрбияләсенме, әллә иҗтимагый тормыш белән яшәргә тиешме дигән сорау куела. Гаилә мөнәсәбәтләренә кул селкеп, баласын калдырып читтә йөргән героиняның баласы авырып үлә. Нәтиҗәдә гаилә, аның ныклыгы, үзара җаваплылык һ.б. турында җитди фикер алышуга китерә. Шуның белән автор хатын-кыз җәмәгать эшлеклесе булырга тиеш дигән фикергә каршы чыгып, бу табигый яшәешкә хилафлык китерү дигән фикер әйтә.

Алдагы чор әдәбиятында совет кешесе әхлакый сыйфатлары һәм хезмәткә мөнәсәбәте белән сынала башлый. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы кебек социалистик реализм әсәре – шуның бер мисалы. Автор идеал дип әйтерлек хатын-кыз образы тудыра. Аның Галиясе үзенә «кул салырга» маташканнарны кире каккан әдәпле-әхлаклы хатын, ике бала анасы, үз эшен яратып башкаручы итеп күрсәтелә. Гәрчә совет чоры әдәбиятында да ир-хатын мөнәсәбәтләре турында шактый ачык итеп, «шәрәләндереп» язылган әсәрләр бар.

Бу урында күңелдә калган берничә әсәрне атау белән чикләнәм: Ибраһим Гази «Онытылмас еллар», Мөхәммәт Мәһдиев «Каз канатлары», Әхсән Баянов «Яшьлегемне эзлим», Әхәт Гаффар «Яра», Ринат Мөхәммәдиев «Кенәри — читлек кошы», Мәхмүт Хәсәнов «Язгы аҗаган» һ.б. Әлеге әсәрләрдә җенси мөнәсәбәтләр яратышуның дәвамы, аның иң югары чиге буларак сурәтләнә, шуңа да әхлак нормаларын бозу буларак кабул ителми. Гомумән, мөнәсәбәтләр кеше кытыгында уйнарлык итеп бирелми.

Дөрес аңлашылсын, сүз сөю-ярату хисенең төсмерләрен, аның кешене үзгәртүен, илһамландыруын, яңа эшләргә дәртләндерүен, рәхәтлек, шатлык китерүен сурәтләү турында бармый. Җенси мөнәсәбәткә нисбәтле күренешләрне, егет белән кызның бер-берсенә якынаюын, бер-берсен теләвен, тәннәрнең тартылуын, яратуның ир кешегә яки хатын-кызга нинди ләззәт бирүен ачып бирү шактый аз булып, «әдәпле әдәбият» традициясендә калу күзәтелә.

Бу уңайдан язучылар телендә калып, әледән-әле сөйләнелә торган кызыклы мисал хәтергә төшә. Язучыларның ел йомгагы җыелышында Кояш апа Тимбикова аерым әсәрләрдә «түшәк» күренешләре урын алуын, хатын-кызның ялангач тәнен сурәтләү урын алу мисалларын тәнкыйтьләп чыгыш ясаган һәм сүзен «Татар хатыны ялангач йокламый» дип тәмамлаган. Моңа җавап рәвешендә залдан Рабит абый Батулланың тавышы яңгыраган: «Кояш апа, алайса җиде миллион татар кайдан килгән соң?» (күрәсез, язучылар арасындагы бу «легенда»ның төрле вариацияләре бар. авт)

Әлеге четерекле мәсьәләләргә игътибар арту, ачыктан-ачык язу омтылышы ХХ гасыр ахырында күзәтелә. Моңа кадәр шактый яшерелгән интим тормыш күренешләре турында бөтен төр матбугат яза башлый. Махсус газета-журналлар дөнья күрә. Рус телендәге «Москва», «Знамя» һ.б. журналларга сүгенү сүзләре, җенси мөнәсәбәт турында ачыктан-ачык язган әсәрләр күпләп үтеп керә. Үткәнгә әйләнеп карагач, шул күренә: татар әдәбияты түбәнлеккә төшмичә, үз йөзен саклап калган икән. Билгеле инде, яшәешнең нигезе булган сөю-мәхәббәт хисен чагылдыру үзәк урыннарның берсен ала. Чик-чаманы саклап әсәрләргә «түшәк» күренешләре дә шактый керә.

Шулай да Габделҗаббар Кандалыйдан соң интим мәсьәлә турында ачыктан-ачык эротик эчтәлекле әсәр язучылар арасында беренче булып Ренат Харисны атыйсы килә. Аның «Өч үбешү» поэмасы әдәбият дөньясын сискәндереп җибәрде. Һәркемгә аңлашыла, «үбешү» дигәне «яратышу»ны күздә тота. Беренче вариантта «үбешү» урынына башка бер сүз булгандыр, бөтен нечкәлекләре белән ир белән хатынның яратышуы сурәтләнә. Җенси мөнәсәбәтне бу кадәр ачык итеп язган беренче һәм, уйлыйм, бердәнбер әсәр булып калыр, ахры. Хәзерге әдәбиятта интим хисләр серле, мавыктыргыч һәм ымсындыргыч итеп сурәтләнгән Марат Кәбиров, Галимҗан Гыйльманов, Марат Әмирханов әсәрләрен яратып укыган идём.

Гомумән, татар әдәбияты чиста әдәбият булып кала, электән килгән әдәп-әхлак кануннарына нигезләнү яисә шәригать кануннары таләпләрен үтәү сакланып килә».

Әдәбият галиме Габделҗәббар Кандалыйны күпер итеп Ренат Хариска тоташтырган икән, шушы урында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән интервьюдан бер өзек:

Ренат Харис эш кабинетында. Казан. 2021 ел.

Ренат Харис: Эротикага бәйләнгән хисләр — кешенең иң матур, иң бөек, иң мөкатдәс, иң тирән, иң гүзәл хисләре. Ул хис булмаса, бер генә матур әдәбият әсәре дә матур әдәбият булып җитә алмас иде. Бу аңлы җан иясендә — кешедә генә була торган хис. Хайваннарда ул инстинкт, кешенең инстинкты акылына һәм йөрәгенә кушылган. Һәм беренчел хис. Әгәр дә син аны матур итеп яза аласың икән, әсәреңне матур итеп күрсәтә аласың икән… әйтик, бәлешнең камыры бар, эчлеге бар — димәк, син турыдан-туры эчлегенә барып тоташасың.

Татар әдәбиятында эротик әсәрләр миңа кадәр дә булган. Мәсәлән, Габделҗәббар Кандалыйның шигырьләрен алыгыз. Ул Тукайда да бар, ул Дәрдемәндтә дә бар. Күрә белергә кирәк. Бу хисләрне алар бик матур итеп бирә белгәннәр…

Совет чорында булмады…

— Ничек инде булмасын? Минем «Өч үбешү» поэмасы совет чорында язылды.

Совет чорында ул юк иде һәм сезнеке барлыкка килде. Кемнәрдер өчен сез беренче эротик шигырьләр авторы.

— Шулай. Бая әйттем бит 80 яшемә җиткәч өч поэма яздым дидем. Шуларның иң беренчесе «Татар Декамероны» дип атала. Ул ун эротик новелладан торган әсәр. Аны повесть дип тә атап була. Бер галим новеллино дип атады. Бәлки, шулайдыр. Ләкин ул турыдан-туры журналда басыла торган әсәр түгел. Аның укучысы 21 яшьне узган кеше булырга тиеш.

Хәтта 18+ та түгелмени?

— 18дән дә ярый. Ләкин 21 яшьтән булса, яхшырак. Мин, мәсәлән, үзем 21 яшендә өйләнгән кеше. Менә ул яшьтән булса, әйбәт. ...Заманында «Өч үбешү» «Казан утлары»нда чыкты һәм ул журналны әллә ниләр эшләтеп бетерделәр.

Бестселлерга әйләнде…

— Әйе. Бестселлерга әйләнде. Ул 1993 елның бер санында иде. Авылларга барып китапханәгә кергән саен кызыксынып карый идем: журналның бөтен саны бар, шул саны юк. Кайчакта ул саны да бар, алып карасаң, шул битләрен ертып алып киткәннәр. Мәктәптә очрашулар укучыларсыз гына узса, укытучылар ул поэма турында мең сорау бирәләр иде.

«Өч үбешү»не халык яратып кабул итте. Ә каләмдәшләрегез? Ниндидер фикерләр булдымы?

— Булды, әлбәттә. Сүгүчеләр дә булды... «Ренат Харис, ниһаять, татар халкының демографиясен яхшы якка үзгәртә», дип рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Барысы да булды.

Хатын-кыз яраттымы, ир-атмы?

— Хатын-кыз.

Аксакалларыбыз ничек кабул итте?

— Ул вакытта аксакалларыбыз әйбәт кабул иттеләр. Әдәбият әһелләре тарафыннан ниндидер бер тәнкыйть белән чыгучылар булмады. Миңа төрле хатлар килде. «Без Ренат Харисның бу дәрәҗәдә бозык, әхлаксыз кеше икәнен белми идек», дип тә яздылар. Әмма бу интим эшләрне тыйнак, матур итеп, яман уйлар кузгатмый торган, киресенчә, матур омтылышлар кузгата торган итеп язуга сокланучылар күбрәк булды.

Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Ренат Харис эротик поэманың «Казан утлары»нда чыкканын искә алгач, журналның шул чактагы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллиннан «Татар әдәбиятында эротиканы сурәтләү мәсьәләсе ничегрәк тора?» дип сораган идём аның белән интервьюда.

Рөстәм Галиуллин: «Мондый күренешләр беренче планга чыкса, алар безнең әдәбиятның ямен җибәрә»

Рөстәм сүзен үзенең «Идел» журналын җитәкләгән чагыннан башлаган иде: «Бу өлкәдә мин бик тәҗрибәле бит инде. «Идел» журналында эшләгәндә ике кешегә эш урыны кирәк булгач, Галина Зәйнуллина белән Наил Ишмөхәммәтовны эштән алу өчен журналның рус вариантында «голая баба» дигән сүз таптылар һәм аларны эштән җибәрергә куштылар. Әмма мин аларны җибәреп, үзем калуны әхлаксызлык санадым да алар белән бергә киттем...

Ә чишенү темасына килсәк, бездә бик кызык әсәрләр бар. Камил абый Кәримов аларны җыеп та бара әле. Бер хөрмәтле шагыйрә апаның ул процессларны коточкыч ачык итеп язган бер хикәясе бар… Бик җентекләп тасвирланган. Ул мәсьәләдә Камил абый Кәримов белән бәхәсләшеп тә алабыз. Ул бу темалар бераз булса да ярый, дип әйтә.

Туксанынчы елларда андый әйберләр күп иде бит инде. Хәзер дә андый әсәрләр килә тора. Бездә чыгар алдыннан алар кыскартыла — җайлап кына, әдәби тел белән ишарәләп кенә уздырып җибәрәбез. Мин эшләгәндә мондый әйберләр «Казан утлары»на кермәячәк. Чөнки мин мулла бабай белән үскән кеше — туксанынчы елларда бабай авылның беренче имамы булды. Укытучы баласы да бит әле: димәк, ниндидер әхлакый кысаларда яшәү сеңеп калган. Мондый күренешләр беренче планга чыкса, алар безнең әдәбиятның ямен җибәрә. Оста язучылар андый җирләрне матур гына ишарәләп узарга тиеш. Әлбәттә, ул тормыш инде, әдәбият — тормышның көзгесе. Равилә Морат романында да бер кызны көчлиләр. Ләкин ул анда язучы теле белән матур гына әйтеп узыла. Ә архивта андый әсәрләр күп. Бөтен нечкәлекләре белән тасвирланган.

Мондый әйбер тиражны арттырырга мөмкинме?

Артыр дип уйламыйм. Киресенчә, нәфрәт тә туарга мөмкин. «Казан утлары»ның тиражы тотрыклы инде аның. Ә шул әйбер кирәк булган кеше безнең журналны укымый ул, йә киносын карый, йә махсус журналларын алдыра. Әйткәнемчә, безнең журнал бер утрау шикелле инде.

Журналның төп цензоры Рөстәм Галиуллин үземе?

Әйе. Языгыз шулай дип — дөрес буладыр. Камил абыйдан узгач та нәрсәләрнедер сызып атам әле. Иң кызыгы шунда — андыйрак темалар өлкәнрәк язучыларда китә ул. Исемләп әйтәсем килми. Яшьләрдә һәм урта буында юк андый әйбер. Өлкән буын, бәлки, шулай заманга иярәбез дип уйлыйдыр. Шулай заманча тоелабыз дип беләләрме икән?»

«Ренат Харисның «Өч үбешү» кебек әсәре бүгенге «Казан утлары»нда чыга алыр идеме» , – дип сорадым мин журналның бүгенге баш мөхәррире Алмаз Гыймадиевтан. «Казан утлары» журналының яшь маркировкасы 12+. Бездә шул таләпләргә туры килгән әсәрләр генә басыла ала. Ренат абыйның ул әсәре ул таләпләргә туры килмидер», – дип кыска гына җаваплады Алмаз Гыймадиев.

(Дәвамы бар)

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
дипотношения Южная Осетия инцест Казгордума пенсионное обеспечение Илья Смунёв Борис Дергачёв Леонид Смунёв Таис Дегани наказания Финно-угорские Викинги Горожане-2026 Горожане Мальорка Кубок Франции Сергей Сахненко Росэл Уборочные работы Заинский район Михаэль Льюис Uniper Международное энергетическое агентство Метшин Яшь гвардия Бердәм Россия чесотка дерматолог татарстан и китай СКИФ Кольцово косолапость детская медицина мотоцикл Racer Skyway Татьяна Броновицкая ТТК солнечная энергия ENTSO-E солнечное затмение штормы встреча с писателем национальная библиотека рт сальмонеллез Салехард морские дроны тревога Днепр происшествие на воде нападение диких животных Ботсвана происшествия с туристами 2031-2032 год новогодние каникулы Татьяна Подольская Эдуард Бояков общевойсковая подготовка Иван Кириченко территориальный центр комплектования уничтожен истребитель ВСУ МиГ-29

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top