Россия Герое Иван Додосовка “Питрәч районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем биргәннәр.
Район хакимияте башлыгы Рәис Сөләймановның бу җәһәттән тәкъдиме район Советының җиденче утырышында бертавыштан хупланды, дип яза “Пестрецы-информ”. Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Питрәч районы Уланово бистәсендә туган.
2010 елда – Казан югары хәрби команда училищесын, 2023 елда – Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Жуков орденлы Гомумгаскәр академиясен тәмамлаган. Офицер Россия Федерациясе Героеның “Алтын Йолдыз” медале, Батырлык, Суворов, “Службою и Храбростью” I һәм II дәрәҗә орденнары белән бүләкләнгән. Питрәчнең 1нче мәктәбе аның исемен йөртә.



