Казанда фаҗига: 5 яшьлек бала күпкатлы йортның 10нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗига 7 август көнне якынча 14:30 сәгатьтә Мостай Кәрим урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә булган. 5 яшьлек малай, караучысыз калып, тәрәзәдәге москит челтәренә таянган һәм түбәнгә егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән бала вафат булган.
Вакыйга урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн килгән.
Район прокуратурасы әлеге факт буенча процессуаль тикшерү башлаган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартлары ачыклана. Тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре прокуратура контролендә.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларны тәрәзә янында караучысыз калдырмагыз. Москит челтәрләре баланың авырлыгын күтәрергә сәләтле түгел һәм аларга таяну фаҗигагә китерергә мөмкин.



