Татарстандагы кайбер пенсионерлар авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алу хокукына ия.
Мондый пенсия өстәмәсе кемнәргә бирелә һәм аның өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген «Татар-информ» хәбәр итте.
Авылдагы стаж өчен өстәмәне кемнәр алырга хокуклы
2019 елдан авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында эш стажы зур булган пенсионерлар өчен иминият пенсиясенә арттырылган фиксацияләнгән түләү каралган. Төп таләпләрнең берсе – кимендә 30 ел авыл стажы булу. Шул ук вакытта, пенсионер рәсми рәвештә эшләргә тиеш түгел. Өстәмә билгеләнгәннән соң кеше авылдан шәһәргә күченсә, ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган очракта, арттырылган түләү хокукы саклана.
Әмма авылда яшәү генә мондый өстәмә алу хокукын бирми. Әйтик, кеше хезмәт стажының күп өлешен шәһәрдә туплаган, ә аннары авылга күченгән булса, ул бары тик шушы нигездә генә түләү ала алмаячак.
Ннди стаж исәпкә алына
Өстәмә билгеләү өчен Россия территориясендә урнашкан агропросәнәгать комплексы оешмаларындагы эш игътибарга алына. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Советлар Союзы территориясендә башкарылган эш тә авыл стажына кертелә.
Арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукын бирә торган һөнәрләр һәм вазифалар исемлегенә 500дән артык һөнәр кертелгән. Алар авыл хуҗалыгы һәм агропросәнәгать комплексының башка юнәлешләре белән турыдан-туры бәйле. Аерым алганда, сүз механизаторлар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринария хезмәткәрләре, балык үрчетүчеләр һәм башка һөнәр вәкилләре турында бара.
Өстәмә түләү күләме иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. 2025 елда аның күләме 2 396,17 сумга тигез иде.



